КОТЛА’У I ф. 1) Рәсми рәвештә тәбрикләү; нинди дә булса вакыйга уңае белән (бәйрәм, туган көн һ.б.) кемнең дә булса шатлыгын, уңышын уртаклашу, тәбрикләү. Хөснулла, хатыны Бибиҗамалны да бәйрәм белән котлап, өстәл башында урын алды. Ш.Камал. Политрук Исмаев, өй саен кереп, Октябрьнең өчьеллыгы белән котлап йөрде, сугышчыларга тылдан килгән бүләкләрне өләште. Г.Бәширов. [Гайшә] Кереп, сеңлесен кияүгә чыгуы белән котлаган, бүләкләр дә биргән икәнне күршеләреннән генә ишеттеләр. Л-Х.Таналин

2) этн. Кемнең дә булса тормышында берәр шатлыклы вакыйгага атап, бүләк алып килү (бирү) һәм шуның уңае белән оештырылган сый-мәҗлестә катнашу. Өй котлап, менә мин дә сиңа хәлдә барынча әз-мәз нәрсә китергән булдым, ди. Г.Ибраһимов. Анысы шулай, тик менә, әти, бүген, ызба котлап, сыер китереп бәйләделәр бит әле нужага. Ф.Бурнаш

3) сөйл. Хуплау, яхшы дип табу. Патриотик теләкләр күрсәтүеңне, әткәй, мин дә котлыйм. Т.Гыйззәт. Бу башлангыч адымны без котлап каршыларга --- тиешбез. М.Җәлил. Котлый бар да җәйге төнне, Бер тонып, бер яктырып! Н.Исәнбәт. Менә бу фикереңне котлыйм. Р.Ишморат

Котлап алу Тиз арада котлау. Минтимер Шәрипович барчабызны да бәйрәм белән котлап алгач, халык арасына качып торган мине күрде дә: «Менә монда Алмаз Хәмзин дә бар икән», – диде. А.Хәмзин

Котлап калу Ниндидер вакытка яки вакыйгага кадәр котлап өлгерү

Котлап килү Билгеле бер вакыт дәвамында даими котлау. Яңа туган таңны котлап киләм, Кулларымны сузып, Авырлыклар, сабырлыклар белән – Яшәү барыбер кызык! И.Юзеев

Котлап китү Сүз уңаенда котлау. Безнең гимназиядә югары күрсәткечләргә ирешкән бихисап спортчылар исәпләнә, аларны да котлап киттеләр. Хезмәт даны

Котлап кую Алдан котлау. Кая, алдан ук котлап куйыйм әле. Р.Мирхәйдәров. Элекке чик сакчыларын һәм армиядә шофёр булып хезмәт иткәннәрне якынлашып килгән һөнәри бәйрәмнәре белән алдан ук котлап куябыз. Туган як

Котлап тору Даими котлау. Мәктәптә Илүзә өчен иң бәхетле көннәрнең берсе булгандыр бүген: укытучылары да, сыйныфташлары да котлап кына тордылар. Р.Мөхәммәтша

Котлап узу Нинди булса вакыйга уңае белән котлап, бүләк тапшыру, хөрмәт күрсәтү; тиз арада тоташтан котлау

Котлап үтү к. котлап узу

Котлап чыгу Һәммәсен котлау. Шуңа күрә указны укыгач ук, барысын да телефон аша ихлас күңелдән котлап чыктым. Т.Миңнуллин. Парадта катнашучыларны котлап чыккач, ул дәүләт җитәкчеләре басып торган мавзолейга күтәрелде. Г.Шакиров

Котлап яту сөйл. Әле, хәзерге вакытта котлау. Гыйльмия: «Ax оятсыз... Ax җирбит... Үлгән әтисен бәйрәм белән котлап ята... Адресы үзгәрсә дә, күңеле бер дә тоймый микәнни аның?» А.Гыйләҗев

Котлый башлау Котларга керешү. Тәнәфестә үк авторны күпләр котлый башладылар. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә