КОТКЫЧЫ и. 1) Коткы таратучы. Монда юк-бар коткычылар керә. Шуңа күрә каравыл куйдык. Г.Ибраһимов. 1546 елны Казан коткычылары, тагы Сафа Гәрәйне тәхеттән төшереп, Мәскәү курчагы Шаһ Галине хан итеп куялар. Ф.Бәйрәмова. Юнусовны – әхлаксыз, көнче, коткычы, Габделваһаповны намуслы, тугрылыклы хезмәт кешесе дип бәяләп, алар җирле түрәдән кискен чара күрүдән баш тартуын үтенә. Р.Әмирхан 2) Кемне дә булса берәр хәбәр яки идея белән мавыктырырга, үзенең тарафдары итәргә тырышучы |