КОТКЫЛЫ с. Коткыга нигезләнгән, коткы сала торган. Әтиең авырып, сиңа авылыңа китәргә туры килгәч, күңелемә ниндидер коткылы хис: «Шушы очрактан файдаланып кал, кызый», – дип пышылдаган кебек тоелды. Ф.Яруллин. Әй күңелем, коткылы вәсвәсәләрдән иләс-миләсләнмәсәң икән. Г.Хөсәенов. Бервакыт Фәтхулла хәзрәткә бик кәттә кыяфәтле мәркәз журналисты коткылы сорау бирмәсенме ---. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә