КОТКЫ и. 1. 1) Кешеләрне, аларның игътибарын нәрсәгә дә булса җәлеп итү максаты белән, ясалма рәвештә артык дулкынландыру, алар арасына таркалыш кертү, ажиотаж булдыру. Мәхдүм коткысы белән эшләнгән эш булды бу, Сәгыйтьҗан абзый! Ә.Фәйзи. Мондый үпкә-хәтер калуларның төбендә шул ук Хафизулла, бигрәк тә Җиһангир хәзрәт коткысы ятуын да яхшы аңлый иде Гарифулла. Г.Мөхәммәтшин. Әле дә ярый зимагур Халәфнең карта коткысы озакка бармады, бер хәйлә генә булып чыкты. Ф.Яхин 2) Кешеләрне аеруча дулкынландыра торган, алар арасында шик, курку, ризасызлык уята торган ялган хәбәр, авантюристик идея һ.б.ш. Сөйләде инсан коткару юлларын, Нинди коткы, вәсвәсә һәм шом барын. Ш.Бабич. Кем өйрәтте коткы таратырга, фетнә борчасы?! К.Нәҗми. Мондый коткы – дошман ягыннан, кулак чыгара мондый төтенне. Ф.Кәрим. Матбугатта басылган мәсьәләләр җыентыгында колхозга каршы коткы язганнармыни? В.Юныс 2. с. мәгъ. Курку, шик, ажиотаж булдыра торган. Синдә дә коткы сүз икән!.. Р.Харис ◊ Коткы башы Коткы таратучы кеше. Коткы боткасы пешерү к. коткы салу. Болар барысы да Казанның аксөякләреннән булып, Казанда чакларында коткы боткасы пешереп ятканнар ---. Һ.Атласи. Коткыга бирелү Курку, шикләнү. Язмышлар сүтмәслек үрелгән. Бәхетле яшәргә гомергә Мин – сиңа, син миңа бирелгән. Тугры бул, алданма, бул түзем, Хур була коткыга бирелгән. Р.Хисамиев. Талибулла, исеңә кил, шайтан коткысына биреләсең! Х.Камалов. Коткы салу Гадәттә, явыз ният белән, аеруча тәэсир итәрлек ялган хәбәр таратып, таркалыш кертергә маташу, шик кузгату, курку уяту. Мин, янәсе, үзебезнең авылныкы булмаган [членнарыбызга] каршы Мостафага коткы салып маташканмын. Ш.Камал. Кемгә мал бирергә, --- дошман арасына ничек коткы салырга. Һәммәсен уйлаштылар. Г.Ибраһимов. Кем анда залга коткы салды, Сөйләгәндә район вәкиле? Ш.Маннур. Коткы тарату к. коткы салу. Нәгыйм, губкомга буйсынмаска өндәп, иптәшләр арасында коткы таратып маташты. Ш.Камал. Лаф оралар, коткы тараталар, Бармак янап Совет йортына. Ә.Ерикәй. Янәсе, качкыннарның тиздән илне басарга килүләре турында яман телләр шактый коткы таратканнар. Ф.Бурнаш |