КОТКАРУЧЫ и. 1) Кемне яки нәрсәне дә булса коткарган кеше, саклап калучы. Ләкин мин харап булмадым, каяндыр, минем бәхеткә, коткаручы килеп чыкты. А.Шамов

2) махс. Коткару хезмәтендә эшләүче; коткару эшләрен оештыручы белгеч. Коткаручы һөнәре иң куркыныч һәм җаваплы хезмәтләрдән санала. Коткаручылар төркеме.

3) Азат итүче. Җыенда авыл халкы үзләрен аклар кулыннан коткаручы Озын Хөсәенне күреп шатланды. Һ.Такташ. Безне бәйдән коткаручы – без генә. Н.Исәнбәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә