КОТКАРУ II и. Табигый бәла-каза, хәвеф-хәтәр, үлем һ.б.ш.дан саклап калуга бәйле эшчәнлек. Илгә корылык килеп, ачлык янаганда яңгыр теләү, тиз таралган үлем чиреннән коткару сорау зур бер тамаша --- булган. Мәдәни җомга. Ә җәй буена коткару хезмәте 60 кешене үлемнән алып калган. Татарстан яшьләре. Күл уртасында боз ярылып, суга баткан кешене бәладән йолып калырга коткару хезмәте егетләре никадәр генә ашыксалар да өлгермәскә мөмкиннәр. Шәһри Казан |