КОТКАРУ I ф. 1) Нинди дә булса авыр, хәтәр яисә исәнлегенә, бөтенлегенә куркыныч янаган хәлдән чыгару, котылдыру, саклап калу; нормаль хәлгә китерү. Ул --- Шәйхулла дустының аны Житомир янындагы каты бер сугышта ничек итеп үлемнән коткарып калуы турында бик тәмләп һәм тәфсилләп сөйләргә кереште. А.Шамов. Дошман бомбалары яуган чакта, Җир коткара мине үлемнән. Ә.Ерикәй. Макай төнен йоклаган – Акбай аны саклаган. Макай батмый чак калган – Акбай аны коткарган. И.Юзеев 2) Уңайсыз, кыен хәлдән чыгу мөмкинлеге бирү, юлын күрсәтү. Ярый әле бу сөйкемле туташ мине уңайсызлыктан коткарды. Ш.Камал. Айсылу: – Безне тагын бер кыенлыктан коткардың, Гөлсем, – диде. Г.Бәширов. Төн карасы аларны коткарды. И.Гази 3) Әсирлек, тоткынлыктан азат итү. Ярый, риза, ләкин эләгә-нитә калсам, коткару сездән. Ш.Камал. Әйе, әйе, ул хәзер әтисен дә, үзен дә коткара ала бит. Г.Гобәй. Тоткын туганнарны коткарырга Кызыл байрак алып без килдек. Ә.Ерикәй 4) Эләккән яки кысылган урыннан тартып алу, ычкындыру, арындыру. – Сау булыгыз! – дип, кулларын минем учларым эченнән коткарырга тырышкан сыман итте. Ф.Әмирхан Коткара башлау Коткарырга керешү Коткарып бетерү Тулысынча коткару. Ләкин мондый юллар белән генә дә балаларны хәерчелектән, авыр шартлардан коткарып бетереп булмый. Э.Шәрифуллина Коткарып калу Үз вакытында, кирәк моментта коткару. Аннары, ике чирләшкә кешенең кан алыштыруы гына аларны коткарып кала алыр иде микән? Юк, әлбәттә. Г.Гыйльманов. Без бүтәннәр күргәнне тоя белергә тиеш, бары шул гына безне мескенлектән коткарып калачак, дияр ул. М.Маликова. Ахун дөрес аңлады: аларның шушы дәһшәтле утны сүндерер өчен бар нәрсәне эшләргә әзер торуларын да, --- иген басуы белән салам өемнәрен генә түгел, алайларны да бәладән коткарып калу кирәклекне – барысын-барысын да... Ф.Яхин Коткарып килү Даими, электән үк коткару. Әнисе аны гел коткарып килде. Г.Ахунов. Шәфкатьсезлек җиле йөзләремә Килеп бәрелгәндә, тынны өтеп, Мине бары шул коткарып килде, Кайнар дулкыннарны читкә этеп. Ф.Яруллин. Ә бит, киресенчә, сез, миңа шартлар тудырып, мине коткарып киләсез. Т.Миңнуллин Коткарып тору Вакытлыча коткару. Менә шушы тойгы аны рюмкага үрелүдән шушы минутка кадәр коткарып торды, әмма Бәкернең әлеге әйткән сүзләре аның бу батырлыгын җимерергә бер сәбәп булды. Ф.Садриев |