КОТИРО’ВКА и. фр. финанс. 1) Кыйммәтле кәгазьләргә биржа бәясе кую. Газетаның алдагы санында котировка, индекс, ликвидность турында, биржаларда, фонд базарларында кемнәрнең һәм ничек акцияләрен сату-алулары --- хакында язарбыз. Татарстан яшьләре

2) Биржада кыйммәтле кәгазьләр яки товарлар әйләнеше. «Мин көн саен котировкаларны көтәм, акчаларым күпмегә артканын тикшереп барам, үпкәләмә, кайта алмыйм», – диде [Илгизәр]. Р.Сәгъди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә