КО’ТИК и. рус зоол. 1. 1) Колаклы тюленьнәр семьялыгына караган кыйммәтле мехлы, ишкәк аяклы имезүче хайван; диңгез мәчесе. XX гасыр башында котиклар юкка чыгу алдында була

2) Шул хайван тиресеннән эшләнгән мех

2. с. мәгъ. Шундый мехтан тегелгән. Әле генә котик манто алдың түгелме? Т.Гыйззәт. Аягына ак фетр ботылар, өстенә кара котик манто кигән хатын универмаг тирәсендә күзегезгә чагылып калса, алданмассыз, Күсия ханым булыр ул! Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә