КОТЕЛОК и. рус 1) Гадәттә гаскәриләр куллана торган тоткалы кечкенә металл савыт, аш савыты. Низами тәмле буларын чыгарып торган алюмин котелокны аның каршысына китереп куйды. – Йөз граммны да исәнлеккә җибәрәбезме әллә? Г.Әпсәләмов. Берәүләр, котелокларын тотып, кайнар суга йөгерделәр, икенчеләр су алып кайткан паровоз янында билдән чишенеп юынырга, төртешеп, су чәчрәтергә тотындылар. М.Мәһдиев. Ләкин котелокта ботка түгел, шулпа гына. Дөньяда ниләр бар 2) Шундый савыт рәвешендә эшләнгән түгәрәк өсле, тар читле каты эшләпә |