КОТА’Ю ф. сөйл. 1. Тазарып, матурланып китү (мәс., авырудан соң); ямь керү. Гётега тиң бер язучы әйткән: – Матурлыктан дөнья котаер! Р.Тойгын

2) Тиенү, нәрсәнең дә булса җитәрлек булуы турында. Пычакчы пычакка котаймас. Мәкаль. Гомере буе ялланып эшләп, әти котая алмады. Т.Миңнуллин. Сабак биреп Сабак алалмаган Милләтләрнең кайсы котайды? М.Әгъләмов

3) Мактану. Чыннан да, моның белән котаерга буладыр. Өч мең сум, ди бит... Ф.Мансуров

Котаеп бару Торган саен күбрәк котаю

Котаеп бетү Тәмам котаю

Котаеп китү Тиз арада, көтмәгәндә котаю



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә