КОТ и. 1) миф. Тәннән аерылып китә ала дип уйланылган җан; рух. (Фәләннең) коты чыккан, Кил коты, кил коты! Күгәрчен күк гөрләп кил! Кыр казы күк тезелеп кил! Ак җилен күк савылып кил! Кил коты, кил коты! Ф.Урманчеев. Һәркемнең үз коты бар. Алай гынамы, һәр нәрсәнең, һәр төбәкнең, кала-авылларның үз коты бар, диләр. Г.Хөсәенов 2) Шайтан кагылмасын, зәхмәт тимәсен дип яки башка максат белән янда йөртү өчен койдырып эшләнгән «җан» сурәте. Бу сүзләрне тыңлап илбик шат булды, Кулларын күтәреп, бер дога кылды. Әйтте: – И, ярдәмле, кот кылган иям, Сыгылган көнемдә сыгынган иям. Й.Баласагуни 3) Нур, ямь; матурлык. Тауда ятып тай баккан, Кырда ятып куй баккан, Елкычыдан би булган, Түрәң булган Кобогыл Өрәңгедән каты икән; Килбәте синнән киң икән, Коты синнән котлы икән. Дастан. Өй эчендә кот калмаган, китаплар чәчелгән, Дивангәринең бизәкле артыш таягы урталай сынган, өй хуҗасыз, ятимлек төсе өй түренә менеп утырган. Р.Батулла 4) иск. Бәхет, уңыш; файда. Ни ди, ишет, танылган кеше, Бәхет-коты белән дан алган кеше: «Кемең белән дәүләт ярашса килеп, Башын күккә тигерер, югары кылып». Й.Баласагуни. Тирә-якта кармак салган малайлар, кот эзләп, я Ишбайга, я Былыуга, я Димгә китте. Без калдык. М.Кәрим 5) иск. филос. Табигатьтәге дүрт стихиянең җыелма исеме (җир, су, ут, һава) ◊ Кот ботка җитү к. кот очу. Буржуйларның коты ботына җиткән, куркуларыннан тимер капкаларын эчтән имән бүрәнә белән терәтеп куйганнар. Н.Әхмәдиев. Кот ботка йөгерү к. кот очу. Нәзкәйнең коты ботына йөгергән. Йөгерер шул! Өеңә урыс кереп чукынсын да, әллә нәрсәләр дип урыс телендә сөйләсен дә, кылычын өстәвенә шапылдатсын. З.Зәйнуллин. Кот ботка төшү к. кот очу. Үлем-җитем дигән сүзләрне ишетә алмыйм, «ашыгыч ярдәм» сызгыртып үтә башласа, котым ботыма төшә. А.Гыйләҗев. Котым ботыма төшеп җиткәндер, куркуымнан чинап җибәрдем. Ф.Яхин. Кот бугазга килү к. кот очу. Кот калмау к. кот очу. Ничә сөйләсәң дә, дала яклары – мәкерле як шул, бүген кырау төшәме әллә дип котым калмаган иде, ярый әле таң алдыннан җил исеп куйды ---. М.Шабай. Бездәге офицерлар тузынышып чыктылар берзаман, котым калмады. А.Гыйләҗев. Болай да тәндә кот әсәребез калмаган, ә теге шайтан туп-туры безгә якынлаша бара, тояклары белән җирне актара, пошкыра, тагын әллә нәрсәләр эшли. Ф.Яхин. Кот качу Бәхет китү, тынычлык бетү. Кайнап торган, күкрәп торган авылдан кот качты. Р.Батулла. Кот китү к. кот качу. Кот киткәндер рух язуын үзгәрткәч ---. Р.Гаташ. Кот кошы Бәхет алып килүче берәр кеше яки нәрсә; гомумән, бәхет символы. Тугры бул – ташламас сине кот кошың. Тугры юлдан йөрсәң, төнгә калмассың. Й.Баласагуни. Кот куну 1) Бәхет килү. Колхозда эшләп кот кунган кешене күрмәдем мин ул вакытта. Т.Миңнуллин. Безнең йортка нигә кот кунмый, дисәм, бухгалтер-экономист җитмәгән икән... Р.Вәлиев. Гел шулай уңып торсын, тәнеңә ит, җаныңа кот кунсын... Г.Гыйльманов; 2) Ямьләнеп китү. Өйгә кот куну. Кот очарлык Бик куркыныч. Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Я өрәкме, нәрсә бу? Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу! Г.Тукай. Галимнәр кәрәзле телефоннарның зыяны турында кот очарлык нәтиҗә чыгарган. Ватаным Татарстан. Кот очу Бик нык курку. Самолёт тәрәзәсеннән котым очып карыйм: бер төркем артисткалар каршы алырга килгәннәр. Г.Әпсәләмов. Бермәл таң яктырып килгәндә, баш очында гына гөп-гөп итеп ике тапкыр мылтык аттылар. Без, кот очып, сикерешеп тордык. М.Кәрим. Әмма берничә рәт кызны түшәкләре янында күреп, коты очты җиңги кешенең. С.Лашманчы. Кот очыру к. котын алу. Шомлы аваз кабат яңгырап, тагын котын очырды. К.Тәхау. Кот табанга төшү к. кот очу. Кот тубыкка төшү к. очу. Кот урынына утыру Тынычлану. Кем булырга мөмкин бу? Таныш, бик таныш тавыш иде ул! Тәнемә җан кайтты. Котым урынына утырды. Ф.Яхин. Кот үкчәгә төшү к. кот очу. Курку хисе берәүләрнең котын үкчәләренә төшерә, бүтәннәрне тиңсез каһарманлыкка өнди, шуңа ирештерә. Ә.Гаффар. Кот чыгу к. кот очу. Чалгыга киселермен дип, ул Бибинур чапканда да әллә каян читтән генә коты чыгып карап тора. А.Гыйләҗев. Кинәт мин куркып, котым чыгып, ләмгә ныграк сыендым. Ф.Бәйрәмова. Әллә бер-бер бәхетсезлеккә юлыгып куйдыңмы дип котым чыкты. Я.Зәнкиев. Коты култык астында Бик куркак кеше турында. Котын алу Бик нык куркыту. [Мескен генә авылларның] йөзьяшәр имәннәре елдан-елга мәгърурлана, колач җитмәслек кәүсәләре, бүрәнә-бүрәнә ботаклары белән котны алып, җил-давылдан курыкмыйча, һаман үсә дә үсә, ныгый да ныгый. Ф.Яхин. [Мостафа] Килеп бераз торгач та, тегенең [Заһидулланың] котын ала башлыйм: – Хәзер кайтып китәм, – дим. М.Кәрим. Крокодил! Җир йөзендәге барча тереклек ияләренең котын алып торган, гаять зур, бик гайрәтле һәм рәхимсез ерткыч бу. Кызыклар дөньясында. Котын качыру к. котын алу. Инде хәзер, үзенең шундый булуына карамастан, янган йортының котын качырып, әллә кем рәвешендә һаман бушны бушка аударуында. Ф.Мансуров. Кот чыгарырлык к. кот очарлык. Ул төтен, ул төтен! – Алып та булмый тын! Көпчәкләр дөберди, Чыгарырлык котың. Г.Тукай |