КОСЫ’НКА и. рус сөйл. Өчпочмаклы кечкенә яулык, кыекча. Наҗия кыска жакетын киеп, матур бизәкле ефәк косынкасын бәйләгән чакта, Майпәрвәз ханым аңа сокланып карап тора. Ә.Еники. [Мәрзиянең] чәчләре чуалган, косынкасын кулына тоткан иде. Г.Ахунов. Егетләр кыска козырёклы кепканы кырын салганнар, кызлар өч читле яулык бәйләгән – косынка дип атала. Т.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә