КОСУ II и. Ашказаныннан азык калдыкларын кире чыгару процессы. Косуы туктаганчы, башка һичнәрсә каптырырга ярамый, диде [доктор]. Г.Ибраһимов. Күп очракларда кеше организмына пычрак һава тәэсиренең билгеләре булып баш авырту, колак «шаулау», сулыш авыраю, косу, хәлсезлек, эш сәләте кимү тора. Сәламәт яшәү нигезләре. Укшу, көнгә биш-алты мәртәбә косу, тора алмыйча яту – менә шул була инде җиңелчә токсикоз. Сөембикә |