КОСУ I ф. 1. 1) Ашаган-эчкәнне кире чыгару. Аның күңеле бик каты болганып, косасы килә башлаган иде. Ф.Әмирхан. Мин кечкенә мәгарә эчендәге бүре балаларын карап тормадым, кан күреп күңелем болгана, косасым килә башлаган иде. Г.Тавлин

2) Эчтәгене авыздан чыгару, төкерү (кан тур.). Мин, зинданда кан косып яткан иптәшемне коткарыр өчен, бер тиен акча да тота алмыйммы? Г.Ибраһимов. Канын космады бу юлы юаш карт, канын йотты, җиңе белән иренен сөртте ---. А.Гыйләҗев. Түшәк өстендә кан косып яткан вакытта, әнә беркемгә дә аның һәм аңа да һичкемнең кирәге юк иде. В.Имамов

3) күч. Җирәнү, кабул итмәү. Менә бездә бер карагруһлар гәзитәсенең сүзләрене ишетсәң, үзең дә косарсың. Г.Тукай. --- гафу итегез, майлы күзләрдән косасы килә. Т.Галиуллин

4) күч. Башкалардан талап җыйган нәрсәләрне кире кайтарырга мәҗбүр булу турында

5) күч. Күпләп чыгару. Гыйфритләрем оҗмахтагы затлы җиләк-җимеш агачларын гарипләгәннәр, көмеш сулы күлләрдә йөзгән алтын кошларны, үрдәкләрне ботарлаганнар. Әйтәм аны макмырдан тилмергән вакытларында алтын косып йөрделәр! З.Мәһмүди. [Автобус] Ахылдап-ухылдап, ишекләрен ачты. Бер кочак кешене косып чыгарды да ике кочакны суырып алды. Җ.Юныс

6) күч. Тимергә тиеп торган нәрсәгә тимер тутыгы чыгу. Озак торса, җиләк салган савыт косарга мөмкин

7) күч. Башак чыгару. Ә янәшәдә, күз күреме җитмәс офыкларга тартылып, арыш дулкынлана. Димәк, арыш баш коса. А.Хәлим

2. косарсың ы. мәгъ. Җирәндергеч, шакшы, чиксез әшәке. Косарсың бу кыланышларыннан!

Коса башлау Косу билгеләре күренү. Күбесе коса башлый, кайберләре һуштан язып егыла ---. Р. Батулла

Коса язу Чак космый калу. Дару эчкәннән соң, авыру коса язды

Косып алу Бераз косу. Машина туктагач, бала косып алды

Косып бетерү Барысын да, ахырга кадәр косу. Ашаганын косып бетерде

Косып җибәрү Кинәт косу. Кизәнеп чабарга иткәндә, әлеге кыз куркуыннан косып җибәрә. Әкият. [Илсөяр] беркөнне сыйныфта утырганда, күңеле болганып косып җибәрде. Р.Хәбибуллина. Ул арада эчем актарылып, ургып косып җибәрдем. Г.Галиев

Косып йөрү Даими, еш, әледән-әле косу. Эшләр өчен шартлар начар бит, Алия Фәргатовна. Яныңда косып йөрсәләр, дикъкать тарала шул ул... М.Маликова

Косып кую Көтмәгәндә, кинәттән косу. Җиңел машина эчендәге сасы искә, тавышка тешне кысып түзеп, өстемә косып куймасалар гына ярар иде дип борчылып бара торгач, изрәп киткәнмен. Татарстан яшьләре

Косып ташлау сөйл. Кинәт косу. Тик йомырканың көч-хәл белән чәйнәп йотылган өч-дүрте дә берничә минуттан, өелеп, бугазына килде, һәм ул аларны косып ташламыйча булдыра алмады. Р.Рахман

Косып тору Һәрвакыт, өзлексез косу

Косып чыгу Билгеле бер вакытны косып үткәрү. --- эчкән савыты шакшы булдымы, бала төне буе косып чыкты. А.Гыйләҗев

Косып яту сөйл. Әле, хәзерге вакытта косу; шактый вакыттан бирле косу. [Зариф абзый:] Ни булсын, бер эчеп кайтуында подвал баскычыннан мәтәлеп төшкән. Хәзер кан косып ята икән... Ә.Еники. Өйрәнчек бомба ташлау алты йөз метр биеклектән иде. Өч йөз метрга күтәрелеп җиткәндә, инде без, алты курсант, идәндә тәгәрәшеп косып ята идек. М.Юныс. Тәне кызышып, башы әйләнеп, косып ятканда, бакча яныннан узып баручы, күреп, фельдшерны чакырган, рәхмәт төшкере. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә