КОСТЮМЛЫК с. 1. 1) Костюм тегәргә яраклы, җитәрлек. Галләм абзый сандыкны актарып, аннан улына дип аталып та тектерергә өлгерә алмый калган костюмлык материалны эзләп тапты ---. Ш.Бикчурин. Орден белән бергә аңа костюмлык сукно, бурка, җигүле ат, гаиләсе өчен бүләкләр бирелә. М.Ибраһимов. Ахыр чиктә 6 төрдә костюмлык һәм 6 төрдә пәлтәлек тукымалар җитештерелә. Шәһри Казан

2) Костюм тегү, сатып алу өчен билгеләнгән. Костюмлык акча

2. и. мәгъ. Костюм тегү өчен алынган яки әзерләп куелган тукыма. Тиз арада сандыклар актарыла башлый, чөнки Равилә кайтуга дип күлмәклек яки костюмлык махсус алынган була. Ф.Яруллин. Кече лейтенант Баязитовның әйтүе буенча, баш кеше, өйгә кайтучыларга бүләк итеп бирелә торган товардан бер кешелек үлчәм (костюмлык) ала һәм аны биш литр спиртка алыштыра. М.Яһудин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә