КОСТЮМ и. фр. 1) Ирләр өчен чалбар-пиджак, кайвакыт жилеттан, хатын-кызлар өчен жакет, итәк яки чалбардан торган кием-салым комплекты. Зәвык белән тегелгән костюмның күкрәк турысыннан – ак ефәк кофточка өстеннән сузылып төшкән кызыл галстук кызның күрекле йөзенә матур җитдилек биргән. К.Тинчурин. Әле хәзер генә өметләнеп ялкынланып янган күзләрен каршындагы сәкедә утырган шакмаклы костюмлы, кызыл ефәк яулыклы хатынга текәде. А.Шамов. Әйе, бу костюмны Газиз киңәшмәдән киеп кайткан иде. Г.Бәширов 2) Махсус шөгыль, профессия өчен кием. Әүкәтнең суга чумган минутыннан файдаланып, Мәрьям, чуар сарафанын салып, су коену костюмын киеп ала. М.Маликова. Һәм ул, башлык белән җиңел спорт костюмы – трико гына кигән ялан куллы солдат, таяклары белән берөзлексез этенеп, алга баруын дәвам итте. Р.Кәрами. Тулы водолаз костюмы, калын броня диярлек авыр панцирь кияргәме? Диңгез тирәнлегендә 3) сөйл. Пиджак. Шунда чирәмлектән урын сайлап, Самат җиргә костюмын җәя башлады. Г.Гыйльманов. Габдрахман агайның өстендә кара костюм, башында кара бәрхет кәләпүш. С.Сабиров. Бу костюмны ире Илсур күптән түгел генә Чехиядән алып кайткан иде. Чаян 4) Билгеле бер социаль катлау, чор, этнос кешеләренә хас киемнәр. Изү яки хәситә кебек салына торган бизәү элементлары костюмга бәйрәм төсмере өсти һәм аның затлылыгын арттыра. Гомер агачы. Кием-салым авторлары «Прет-а-порте», «Делюкс» hәм «Милли костюм» номинацияләрендә көч сынашты. Ватаным Татарстан 5) Театрчылык эшендә кирәк булган һәртөрле сәхнә киеме. Сәхнә мәйданын файдалану, костюмнар сайлау, тавыш һәм музыка бизәлеше, бутафория һәм реквизит мәсьәләләрен хәл итүдә беренчел принциплар нинди? М.Арсланов. --- T.Гыйззәтнең «Ташкыннар» (1937), «Бишбүләк» (1938) спектакльләренә, H.Җиһановның «Качкын» (1940) операсына декорацияләр һәм костюмнар эшли художник. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры. Йөз ел |