КОСТЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. косу. Костырырга омтылып карадым, аңын югалткан хәлдә булгач, ашказанын зонд белән юдырырга батырчылык итмәдем ---. Г.Галиев. Көчле кислота яки селте белән агуланганда [кешене] костырырга ярамый. Йорт эшләре

2) Ашаган-эчкәнне кире чыгаруга китерү. Бу дару костыра

3) з.-сыз Ирексездән, үзлегеннән косу. Укшыта, ачлыктан кабыргаларга ябышкан эчләр суырыла. Баштарак костыра иде, акрынлап ияләнде бугай [Шакир]. В.Гали. Мондый очрак була калса, эч авырта, күңел болгана, костыра, температура күтәрелә, калтырата, йөрәк тибеше ешая, көзән җыера. Татарстан яшьләре

4) күч. туп. Үзләштергәнне кире кайтарып алу, тартып алу. Бик күпләрне, бирән корсак, кабып йоткан идең, Костырырлар йотканыңны, тотса Мәскәүләр якаң! Ә.Исхак. Халыктан җыйган йомыркаларын костырырга кирәк оятсызның! Ә.Фәйзи. Ул аңа яхшылык эшләвен һәрчак тәкрарлый, бригада эшенә каршы килүләрен шуның белән җиңә. Моны халыкта, яхшылык эшли дә шуны костыра, диләр. Х.Камалов

5) күч. Начар тәэсир итү; тискәре фикер калдыру (кеше тур.). Үз-үзен тотышы костыра

Костыра башлау Костырырга тотыну. Ашаганнан соң авыруны укшыта, костыра башлады

Костырып бетерү Тулысынча костыру

Костырып җибәрү Кинәт кенә ирексездән костыру

Костырып тору Әледән-әле, өзлексез костыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә