КОСТЫРГЫЧ с. 1. 1) Костыра торган, ашаганны кире чыгарта торган. Тирләткеч, костыргыч һәм басымны төшерә торган сапониннар бар. Урман аптекасы. Кайбер рецептлар ярдәмендә авыруда костыргыч рефлекс барлыкка килә. Безнең гәҗит

2) күч. Бик тәмсез; бик ямьсез, зәвыксыз; җирәнгеч. Аның фикеренчә, Сталинга карата әйтелгән hәр яман сүз көлке hәм костыргыч. Безнең гәҗит

2. и. мәгъ. Ашказанын юдыру-чистарту максаты белән, шулай ук агулануга каршы эчелә торган дару, сыекча. Аның [костыргыч тамырның] тамырларында ютәлне йомшарткыч, костыргыч, эч йомшарткыч буларак кулланыла торган эмитин һәм башка алкалоидлар бар. Ботаника



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә