КОСТЫЛЬ и. рус сөйл. 1) Култык таягы. Дин кулындагы үзенең таянып йөри торган агач костыле белән сукмакчы булып, Газимачукка кизәнгән иде. Ш.Камал. «Врачларга костыль белән кизәндем», – дип сөйләгән соңыннан әнигә [әти]. Туганайлар

2) махс. Рельсны шпалларга беркетү өчен эшләнгән махсус юан очлы кадак. Хәзер рельслар, шпаллар тирәсендә су кебек ару балласт шпаллар, шөрепләр, костыльләр яңартылганнар, вагон сикерми, төз бара. Г.Гали

3) Самолётның койрык терәге. Сапны тагын тарта төштем – самолётның койрык астындагы костыле һәм ике тәгәрмәче белән йомшак кына итеп җиргә тигәнен сиздем. С.Баттал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә