КОСТЁЛ и. пол. Католиклар чиркәвенең полякча исеме. Аларның аргы ягында кечкенә авыл, авыл кырыенда бер имение янында кызыл кирпечтән ясалган костёл да бар. А.Таһиров. Костёл буенда өсте гөмбәзләп ябылган сәхнә сыман корылма. Х.Камалов. Рим Папасы Иоанн Павел II ярдәме белән Казанга Изге Ана иконасы кайтарылганнан соң, костёл төзү көнүзәк мәсьәләгә әйләнде. Й.Шәрапова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә