КО’СМОС и. гр. 1) Җир һәм башка күк җисемнәренең атмосфера чикләре тышындагы, чагыштырмача буш галәм киңлеге. Радио сүзе дөрес тә инде, әнә бит, космостан да хәбәр итеп торалар, ди... Г.Гыйльманов. Тик Фәхрәзи, космос белән элемтәгә керү өчен, гади кеше аңыннан чыгып, миен ниндидер башка халәткә корырга өйрәнергә тиеш. З.Мурсиев

2) Барча галәм, җиһан, дөнья. Безнең чорда космоска ракета очырту да, атом төшен аерып алу да катлаулы түгел. М.Юныс. – Әллә космоска җибәрәләрме? – дип, егет сүзен шаяртуга борды кыз. Ә.Моталлапов. Брежнев торгынлыгы елларында без космоска очтык, фәнне үстердек, БАМ төзедек һәм дөньяда үз урыныбызны били идек. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә