КОСМОПОЛИ’ТИК с. 1) Космополитизмга мөнәсәбәтле. Иң әүвәл театр бетә, музыка, рәсем һәм башка сәнгатьләр дә, табигый сүлен югалтып, космополитик дәрьяда эри, югала... Р.Фәйзуллин. Җирдәге кырмыскалар биеклеге туйдырса, галәми киңлекләргә чыгып китәм, туган тел кысаларына, үги булып, әллә нинди космополитик сүзләр килеп керә. М.Галиев. Истә калырлык та түгел, әллә нинди сынык-ватык һәм милли төсмерсез, космополитик көйләр басып алган эстраданы. Ватаным Татарстан

2) Киң таралган, яхшы үсә, үрчи торган (үсемлекләр, хайваннар тур.). Семьялыкка [элмәчәләр семьялыгы] 18 ыруг һәм космополитик таралган 200 гә якын агаччыл төр керә. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә