КОСМОПОЛИТИЗМ и. гр. 1) Гомумкешелек мәнфәгатьләрен һәм кыйммәтләрен аерым милләт яки дәүләт мәнфәгатьләреннән өстен кую карашлары һәм сәясәте. «Космополитизм позициясендә торучылар фикеренчә, – ди С.Максуди, – сугышларны булдырмау өчен милләтләрнең милли хисләрен сүндерергә, аларны юкка чыгарырга, кешелек җәмгыятен һичнинди миллиятсез массага әйләндерергә кирәк». Садри Максуди: тарих һәм хәзерге заман 2) Милләтләрнең мөстәкыйль яшәвен, дәүләт төзүен, милли патриотик традицияләрне һәм милли мәдәниятне кире кага торган идеология. --- илленче еллар башында «космополитизм» белән көрәш башлангач, болгар экспонатлары бөтенләй юкка чыкты. М.Юныс. Әлбәттә, бүгенге яшьләребезгә заманның төссезлек, нәселсезлек, ырусызлык, милләтсезлек, космополитизм чире йога бара. Т.Миңнуллин. Коммунистик идеология хакимлек иткән чорда сүз сәнгатендә миллилекне күрсәтү натурализм дип бәяләнде, ниндидер милли төсмерләрдән азат булган космополитизмга ирешү идеал булып саналды. Ф.Галимуллин |