КОСМОПОЛИТ и. фр. 1. 1) Космополитизм тарафдары. Космополит түгел. Шөкер, халкым да бар, ил дә, Ватан да. Р.Фәйзуллин. Милли чикләнгәнлек дип сөйләнүче татарлар – космополитлар койрыгына ябышкан тигәнәкләр ул. Т.Миңнуллин. Шовинистлар үтә нечкә хәзер. Космополит, ай-яй, модада! А.Хәлим 2) Патриотизмның әһәмиятен, кирәклеген танымаучы кеше. Космополит түгел, патриот мин, Нигә китим башка Галәмгә? «Венера»быз яки «Кояш»ыбыз Бу «Галәмдә» безнең юк әллә? Х.Туфан. Пабло Неруда – космик масштабтагы җир шагыйре. Ләкин ул космополит түгел. Ул – һәркайда үз халкының, җиренең улы. А.Хәлим 3) Җир шарының күпчелек почмакларында очрый торган үсемлек яки хайван 2. с. мәгъ. биол. Җир шарының күпчелек өлешендә яшәү, үсү өчен махсус шартлар таләп итми торган (үсемлекләр, хайваннар тур.). Эндемиклардан аермалы буларак космополит төрләр бик зур территорияләргә таралган. Биология. Хайваннар. Ул [гади бөркет канаты] – Җир шарының барлык өлкәләрендә киң таралган космополит үсемлек. Ботаника |