КОСМОДРОМ и. рус Космик корабларны һәм космик аппаратларны очышка җибәрү өчен махсус җиһазландырылган мәйдан. Бу моңны космодромнан адәм баласы бөек батырлык эшләргә күккә күтәрелгәндә, бөек солдат, Ватан сугышы Герое – полководецка җитмеш-сиксән тулган көндә, --- опера һәм балет театрына җыйганда уйнарга кирәк. М.Мәһдиев. Баһадур белән бергә тын өйгә төрле техника, радиоаппаратуралар кереп тулды, аның бүлмәсе космодромны хәтерләтә башлады. Ф.Бәйрәмова. Космодромга бардым да, Билет кына алдым да, Очтым киттем биеккә, Очтым зәңгәр киңлеккә. Э.Мөэминова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә