КОСМОГРА’ФИЯ и. гр. Галәмнең тасвирламасы һәм аңлатмасы (мәс., йолдызларның, йолдызлыкларның исемнәре). Их син, юләр, --- аякларым дип ятасың, төкер аякларыңа, --- латин белән космографиядән [икеле] алма. Ф.Әмирхан. --- Без хәзер үсемлекләр, хайваннар, мәгъдәннәр, техника, космография, җәгърафия, математика һәм тел турында халык атамаларын җыю баскычындабыз. Г.Ибраһимов. Бу космография – күк йөзендәге җисемнәрне, гомумән, күк йөзен тасвирлау фәне. Татар милли педагогикасы |