КОСМОГО’НИЯ и. гр. Астрономиядә күк җисемнәренең барлыкка килүен һәм үсешен, гомумән, Кояш системасының барлыкка килүен өйрәнә торган бүлек. Ислам диненең космогония фәне өчен Коперник белән Галилей кирәкмәгән: аларның фикерләре баштан ук гадәти булган. Г.Гобәйдуллин. Кыскасы, адәм затының кояшка мәхәббәте мәңгелек һәм иксез-чиксез, ләкин мәхәббәтне космогония, күк җисемнәре белән генә чикләү дөрес булмас иде. М.Әхмәтҗанов |