КО’СМИК с. 1) Космос, галәм күләмендәге; космоска бәйләнешле, космоста була торган. Сызгыру, гүләү һәм шартлау рәвешендә ишетелгән космик тавышлар мәгънәле сүзләр, җөмләләр булып ирешә башлагач, Мөхәммәт мондагы һәр җисемнең тере икәнен аңлады. З.Максуди. Кораб космик чиксезлектә йөзгән Җир шарын хәтерләтә. М.Юныс. Ә атмосферада янып бетмичә, Җиргә төшкән космик җисемнәр метеоритлар дип атала. Табигать белеме 2) Космостан килә торган. Атмосферада атом төшләре, космик нурлар белән тәэсир итешеп, ирекле нейтроннар бүлеп чыгаралар. Физика 3) Космоска оча торган. Бу планетага [Сатурнга] космик аппарат берничә ел оча. Табигать белеме. Космик корабта радиациянең кайбер төрләреннән сакланып була, әмма бөтенесеннән дә түгел. Мәдәни җомга 4) күч. Бик тиз, бик зур, грандиоз, гигант. Ара якынайган саен, адымнар кечерәя, ә йөрәк тибеше космик тизлек белән арта барды, арка буйлап салкын тир елгалары акты. Ф.Бәллүр. Техник прогрессның космик адымнар белән алга китүе, --- ил эчендәге миграция --- – болар һәммәсе дә бер телдән икенче телгә сүз керүен туктаусыз ихтыяҗ итә. Х.Сарьян. Минем Гаклым һәр яфракта Танып югалмас жирәбә, Таш һәм космик гасырларның Үлемсез берлеген таба. А.Хәлим |