КОСМЕ’ТИКА и. гр. 1) Гигиена һәм нәфислек, кайчакта дәвалау өчен, тән тиресен, чәчләрне тәрбияләү чаралары. Нефтьне эшкәрткәндә алына торган минераль майлар (мәс., вазелин) косметика өчен ярамый. Йорт эшләре. Биш мең «яшел» акча даими рәвештә кыйммәтле әйберләр сатып алырга гына түгел, көнкүреш ихтыяҗларын канәгатьләндерергә, үзеңне кием-салым, аяк киеме, косметика һәм азык-төлек белән тәэмин итәргә --- җитә. Татарстан. [40 тан соң] сезнең косметикада төп урынны җыерчыкларга каршы крем алып торырга тиеш. Юлдаш 2) Бизәнү, биткә, тәнгә ясалма матурлык бирү әйберләре. Косметика, сеңлем, сиңа Тәкъдим итеп «көдрә»сен, Чәчләреңне көйдерергә Өлгермәгән, күрәсең. Х.Туфан. Косметика җитештерүчеләрнең үз эшләнмәләре составына синтетик кушылмалар өстәве экологлар өчен сер түгел. Юлдаш 3) Шул әйберләрне ясау һәм куллану сәнгате. Косметика гүзәлләре урам тулы, ә мондый чәч кемдә бар?! А.Гыйләҗев 4) күч. Ясалмалык. – Карга күзен карга чукымый... – Заман үзгәрде бит, так что... – Тышкы яктан гына, косметика бары. Х.Камалов |