КОСМЕ’ТИК I с. 1) Косметикага караган. Битне юганда сабын гына түгел, махсус гельләр, күбекләр (мусслар), косметик сөтләр дә кулланалар. Матур буласың килсә. 6–9 көнлек сорыкорт личинкалары гомогенаты косметик максатларда файдаланыла. Татар балы. Косметик максатларда лимон, кишер, керән, кыяр, фасоль еш кулланыла. Юлдаш 2) Җиңелчә, өстән-өстән генә эшләнгән. Рәсәйдә патша, генсек каршылаганда, урамнарны шулай чиста итеп себерәләр, коймаларны буйыйлар, йортларга косметик ремонт ясыйлар. М.Юныс. Һәйкәлләрнең күпчелеге ничек бар, шулай калды (косметик ремонтны, ягъни буявын яңартуны исәпкә алмаганда). Ватаным Татарстан |