КОСИ’ЛКА и. рус Печән, үлән чабу машинасы. Косилканың тәртәсе дуга белән күтәрелеп куелган, аңа камытлар, дилбегәләр эленгән. М.Фәйзи. Бары немец утарларында гына косилка тавышы ишетелгәләде – анда ашлык чалгыга эләгерлек булган дип сөйләделәр. Ә.Еники. --- Зөлфикарь – яшен ташы белән бер, һәрнәрсәгә өлгерә: алтынчыда укыганда ук, трактор йөртергә өйрәнде, җәен косилка белән печән чапты ---. Ш.Янбаев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә