КОРЫШУ ф. 1) Сулу, шиңү. Чәчәк төсле гомерем, чәчәк тә бит карлы җилдән шиңеп корыша. М.Җәлил. Бу гаҗәеп бер күренеш иде: яшел төсен югалтып корышкан, сарыларга «сабышкан» яфрак, берни дә аңларга өлгермичә, нәкъ төштәге кебек үзенең соңгы очышында тирбәлә ---. Т.Кәримов 2) Картлыктан, ачлыктан яки авырудан бик нык ябыгу, тәннең тулылыгы, турылыгы югалу. Мин караватка якынрак килдем һәм күренгән кешенең ятлыгыннан аптырап калдым: бу – кипкән, корышкан һәм сукырайган бер карт иде. Ф.Әмирхан. Авырыйсыңмы – димәк, гөнаһың бар. Җәза итеп Тәңре җибәргән. «Череп кат!» диюче үзе корыша, үз каргышын алып бер бәндә. Р.Фәйзуллин. [Карт:] Кем син, Нәфисәгә охшаган зат? Тәне корышып каткан булса да, җаны әүвәлгечә калган Васил дигән теге самими егетне эзләп, әллә күктән төштеңме? Г.Әдһәм 3) Авыру нәтиҗәсендә аяк яки кулның коруы, тартышуы, эшкә ярамый башлавы. Бөтен буыннары корышып, һич йөри алмыйча, эшли алмыйча бик күп җәфа чиккәннәр болар. Г.Бәширов. Тышын таракан кимергән Коръәнне карчык озак актарды, бер аятен гарәпчә мыгырданып, корышкан бармагы белән йөртеп чыкты да тамак кырып тезде ---. М.Мәһдиев. Таныш йорт та күренде: «Өйдә генә булса ярар иде!» – дип теләде корышкан иреннәр. Ватаным Татарстан // Гомумән, гәүдәнең тартылуы, җыерылуы. Корышкан һәм сукырайган карт 4) Кору, кибүдән җыерылу, бөтәрләнү, йомарлану. Ул бер уч шакмакны чәчеп җибәреп, берсен-берсенә чиртеп тидерә дә, аларны яңадан корышып беткән кулына җыя бара ---. М.Галәү 5) күч. Мескенләнеп калу. Туган җирем, синнән Аерылмаган чакта мин әле Әйбәт кенә, көч табыла миндә, Ә аерылсам, бетәм, корышам. Х.Камалов Корыша бару Торган саен ныграк корышу Корыша башлау Корышу билгеләре күренү Корыша төшү Бераз корышу Корышып бетү Бик нык корышу. Бөкерәеп, корышып беткән бер карчык баскыч алды себереп йөри. Т.Миңнуллин. Куллары белән җиргә таянып калырга теләде, тик аны бу гына коткармады: җылыда озак торып корышып беткән чөгендер төсле гәүдәсе ярдан аска табан тәгәрәде. Н.Әхмәдиев Корышып калу Соңгы арада яки ниндидер бер вакыйгадан соң корышкан хәлгә килү. Элек тә әллә ни итләч кеше түгел, яшьләргә ничек тә ярарга тырышып, ул тәмам корышып калды. Ф.Хөсни Корышып китү Көтмәгәндә корышу Корышып яту сөйл. Озак вакытлардан бирле корышу |