КОРЫШТЫРУ ф. 1) Вак-төяк, юк-бар нәрсәләрдән аннан-моннан төзү, әмәлләп кую. Теге чактагы егетләрнең берсе – хәзер инде ир уртасы булып баручы Габделәхәт – читәннән корыштырган һәм сыер тизәге белән сыланган сыер фермасы янында тәмәке төреп торганда, Рауза килеп чыкты. Ф.Баттал // Төрле кисәкләрне, әһәмиятсез нәрсәләрне бербөтен итеп берләштерү. [Председатель] Бура эченә иске молотилкадан калган тимер-томырлардан әллә ниләр корыштырды. Т.Миңнуллин 2) Җыйнау, җыйнакландыру 3) Ачытып авырту. Башта кеше бу турыда уңайсызлый торган кысылу-тарсыну сизә, аннары бу хис урыныннан сызлап, чәнчеп яки корыштырып авырту башлана. Йорт эшләре Корыштыра башлау Корыштырырга керешү Корыштыра төшү Бераз корыштыру Корыштырып бетерү Тулысынча корыштыру Корыштырып кую Алдан корыштырып, әзер хәлгә китерү Корыштырып яту Күпмедер вакыт дәвамында корыштыру эше белән шөгыльләнү |