КОРЫ’ЧТАЙ рәв. 1) Корыч кебек, корычка охшаш 2) күч. Нык, какшамас булып. --- Рәсәйнең үзәк өлешендә корычтай нык берләшмә барлыкка килер иде ---. Ф.Гарипова. Нужа икмәген шактый кимергән, әмма авырлыкларны сыгылмыйча җиңеп, корычтай чыныккан Закуанга бервакыт кояш ныграк елмая, дөнья яктыргандай тоела башлый. Өмет 3) күч. Кискен итеп, колакны тырнап. Тавышы элеккечә корычтай яңгырап чыга алмады, ишетелгән сүзләре дә авыр килде ---. Г.Ибраһимов |