КОРЫЧЛАНУ ф. 1) Корыч хәленә килү; корычка әверелү (чуен, тимер тур.) 2) күч. Ныгу, чыныгу; нык, чыдам, түзем булып китү. Әйтерсең җәһәннәм утларында кайналып, корычланып чыккан бер егет – менә шулай күренде миңа Шаһбаз дустым. Г.Ибраһимов. Шулай яши шагыйрь, рухландырып Илдәшләрен тирә-ягында. Ялкыннарда җаны корычланды, Ул бөгелмәс кыен чагында! Р.Вәлиева Корычлана бару Торган саен ныграк корычлану. Ибраһим элеккечә ипле, әмма инде торган саен корычлана барган җитди тавыш белән үгетләвен белде ---. В.Имамов Корычлана төшү Бераз, тагы да корычлану Корычланып җитү Тулысынча корычлану Корычланып бетү Тәмам корычлану. Күрер идең: Корычланып, кырысланып беттем, – Еллар мине шулай иттеләр. Чәчләргә чал кертеп уза торган Читен хәлләр баштан үттеләр. Х.Туфан |