КОРЫЧАГАЧ и. бот. Зәйтүнчәләр семьялыгыннан булган тар, вак яфраклы, үзәге бик каты агач; дардар агачы; русчасы: ясень. Тау итәгендәге яшь корычагач биләмәсен кар валы белән әйләндермәкчеләр. М.Рафиков. [Тылсымлы таякка] өрәңге, корычагач, карама, кизил агачы да ярый. Кызыклар дөньясында. Әгәр якын-тирәдә имән, өрәңге, корычагач, шомырт кебек яфраклы токым агачлар үсә икән, мондый җирдә җимеш агачлары да әйбәт үсә. Юлдаш |