КОРЫТУ ф. 1) Сөртеп, киптереп коры (1 мәгъ.) итү. Хәзер тәнне корытып сөртик. М.Юныс. – Алай... – дип сузды башлык, тирләгән маңгаен кулъяулык белән корытып. Р.Зарипов

2) Эчендәге суын яки башка төрле сыекчасын агызып, салып бетерү. Шимбә көнне, мунча чабынып кайтканнан соң, самавырны корытканчы чәй эчкәч, --- Бибинур урынны гадәттәгедән киңрәк җәйде. А.Гыйләҗев

3) Яңгыр булмау, су сипмәү, дым җитмәү сәбәпле үсемлекләрне коры (5 мәгъ.) хәлгә китерү. Су сибәргә килгән хатыннар --- әрекмәннәр белән яшелчәләрне ябып чыктылар. Варифә апаның чираты икән. Ул тагын мыгырданды: – Ходаем, корытыйм дисә, кыраусыз да корыта. Алладан качып булмый инде ул... А.Алиш

4) Җан иясен, аның органнарын яшәүдән, тереклек итүдән туктату. Кичә чәчәген имеп корыткан корт Бүген үрмәләп алмасына бара. Аңлашыла бара, җәмәгать, Барысы да аңлашыла бара. Н.Акмал

5) күч. Бөлгенлеккә төшерү, талап, хәерчелеккә китерү. Мәрхүм булмаса да, инде күптән Мәхрүм ул улдан, оныктан: Нәсел тамырын ул йолкып төптән, Үз токымын үзе корыткан. Р.Закиров

6) күч. Бетерү, юк итү, юкка чыгару; үтерү. Шуның өчен, эшче халык бу бәладан котылыр өчен, эшсез калып, баласы-чагасы берлән ачка үлүдән үзен саклар өчен, бу эшнең төбен корытырга тырышырга кирәк. Г.Исхакый. Юк, корыта алмый икән ясалма химия тере табигатьне. А.Хәлим. Ризасызлык күрсәткән очракта, түләүле сугышчылар баш күтәрүчеләрнең нәсел-нәсәбен корыту гына түгел, йорт-җирләренең көлен күккә очыра. Ватаным Татарстан

7) з.-сыз Коры һава урнашу, коры көннәр китү. Җәй урталарына шактый корыта башлады

Корыта бару Бер-бер артлы корыту; торган саен ныграк корыту

Корыта башлау Корытырга керешү; корыту билгеләре күренү. Австралиядә буйволлар бик нык үрчеп, бөтен үсемлек дөньясын корыта башлагач, ил хөкүмәте аларны күпләп ауларга рөхсәт бирә. Ватаным Татарстан

Корыта төшү Бераз корыту

Корытып алу Тиз генә корыту. Морза түбәтәен салып, зур кулъяулыгы белән чәчсез башын корытып алды. М.Әмирханов. [Ул] Аn-ак кулъяулыгы белән күз төпләрен, юешләнгән битләрен корытып алды. Р.Зарипов. --- ул яшьле керфекләрен корытып алды да арткы рәтләрнең берсенә кереп утырды. Ф.Әһлиуллина

Корытып бетерү Тулысынча корыту, бик коры итү. Аларның тормышта тамыры тирән әле, кешеләрдәге иске гадәтләр белән нык бәйләнгән, димәк, аларны корытып бетерер өчен дә әле күпме вакыт һәм көч кирәк булачак. Ә.Еники. Сөрелгән җирдән язын-көзен агып төшкән туфрак дилбегә җитмәс тирәнлектәге инешне саектырды гына түгел, бүгенге көнгә тәмам корытып бетерде. Р.Зарипов

Корытып кую Тиз генә коры итү, корыган хәлгә китерү. Шаһбаз итәк чабуы белән маңгаен корытып куйды да өстәлдәге кымыз чәркәсен кулына алды. М.Әмирханов

Корытып җибәрү Кинәттән корыту

Корытып ташлау Тиз арада тулысынча корыту. Әгәр дә, корт, моннан китмәсәң, нәселең-җәверең белән корытып ташлармын! Ф.Бәйрәмова

Корытып тору Дәвамлы рәвештә, өзлексез яки әледән-әле корыту

Корытып чыгу Башыннан ахырына кадәр корыту

Корытып яту сөйл. Корыту процессында булу. Югары белемле агроном, ә менә мелиораторлар чакырып, чишмәләрне корытып ятасыз. Т.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә