КОРЫТ и. кулин. 1. тар. Әчегән сөтне, катыкны сөзеп, киптереп ясалган кисәкле каты ашамлык. [Акъәби] Маен-күкәен дә шул көнгә дип җыя, итен-казылыгын да балаларым өчен дип каклый, шомыртын, эремчеген, корытын да шулар өчен киптереп куя. Ә.Еники. Каймак корыты әзерләү

2) Сөтне озак кайнатып ясала торган кызгылт сары төстәге коры эремчек; кызыл эремчек; к. корт II. Бәйрәм табынында милли ризыкларның барысы да бар иде: бишбармак, казылык, коймак, чәкчәк, бавырсак, тутырылган каз, кыстыбый, әйрән, корыт, кымыз һәм башкалар. Кызыл таң. Таулы-урманлы бу төбәк кымыз, ат ите, корыт, казы һ.б. экологик таза азык-төлек, авыл хуҗалыгы туризмы, халык кәсепчелеген үстерүгә булышлык итә. Өмет



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә