КОРЫ-САРЫ җый. и. 1) Корыган ботак, чыбык-чабык, вак-төяк утын. Алар икесенә кечкенә-кечкенә биш балык тоттылар һәм тирә-яктагы коры-сарыны җыеп ясалган учак өстенә үзләре белән алып чыккан калай савытта шул балыкларны пешерергә куйдылар. Ә.Фәйзи. Куштанрак малайлар, утка коры-сары өстәгән булып, гел учак тирәсендә әйләнәләр. И.Гази

2) Сыек булмаган ашамлыклар. [Фарукҗан] Сәгатенә күз салгач, ашыгып киенде, солдат гадәтенчә, елдам гына юынды һәм кичәге чәен җылытып, коры-сары капкалады ---. Т.Әйди. Күршеләрендә торучы Исламия апа әйтә, ашаганнары кыты-мыты, коры-сары иде, чәй эчәләр дә чәй эчәләр иде, ди. Т.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә