КОРЫМЛЫ с. 1) Корымга, төтенгә буялган, корым сеңгән. Менә ул бер кулы белән корымлы, җылы морҗага тотынып, икенчесе белән кояштан күзләрен ышыклап, кырлар өстенә карады. И.Гази. – Озаграк йоклап җибәргәнбез шул, хәлфә абый, – диде кизү малай, корымлы бармаклары белән башын кашып. М.Гафури // Корым катыш. Аның эченнән балтыр чүпрәгенең очлары күренеп тора. Яшел чапанның бер җире ямь-яшел, бер җире кап-кара булып корымлы майга буялган... Г.Исхакый

2) күч. Намусны каралта, пычрата торган (сүз, гайбәт тур.)



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә