КОРЫМЛА’У ф. 1) Корым, төтен чыгару 2) Корым кушу, корым бутау 3) Корым белән буяу, каралту 4) күч. Ялгыштыру, бутау. Кызның салкынлыгы аның акылын корымлый, хәтерен ала торды. Ф.Яхин Корымлап тору Әледән-әле корым белән каплану Корымлап чыгу 1) Билгеле бер вакыт дәвамында корымлау. Төн буе корымлап чыгар инде, аны Каралтып, Күкрәгемдә дөрләгән шәм! Н.Акмал 2) Рәттән барысын да корымлау Корымлый башлау Корымлау билгеләре күренү |