КОРЫМЛАНУ ф. 1) Корымга буялу, корым куну. Төн буе янып корымланган лампа куыгына үрелгән генә иде, баш түбәсендә ялт итеп электр лампасы кабынды, янә сүнде, тагын кабынды. Ш.Шәйдуллин. [Ментәйн] --- сөннәрнең изге корылмалары тирәли әйләнеп чыкты, эченә керде, игътибарсыз гына җир идәнгә, корымланган бүрәнәләргә күз төшереп алды. Н.Фәттах. Кара мунчада аклы киемнәр тиз корымлана – юынганнан соң, диварга таянырга ярамый. Р.Батулла

2) к. корымлау (1 мәгъ.)

Корымлана бару Аз-азлап, торган саен корымлану. Корымлана барган күңелебезне арындырасы килә. Татарстан яшьләре

Корымлана башлау Бераз корым куну

Корымлана төшү Тагын да корымлану

Корымланып бетү Бик нык, тулысынча корымлану. Галәү бабай шырпы сызды да корымланып беткән унлы лампаны кабызды ---. Г.Гобәй. Кичтән кәсебебез уңмады. Бөтен ризыгыбыз әле тонып та өлгермәгән су астында йөзә иде. --- тышы корымланып беткән бәләкәй бидрәне тутырып су кайнаттык. М.Кәрим. Камерада тагын тынлык урнашты. Түшәмдәге корымланып беткән лампочка кызарып кына яна. И.Салахов

Корымланып йөрү Даими, еш кына корымга буялган булу. [Габдуллаҗан:] Тимерче кебек корымланып йөрмәсәң ярамас дип куркасыңмыни, чүпрәк баш! К.Тинчурин

Корымланып калу Ниндидер бер сәбәптән корымланган хәлгә килү

Корымланып китү Кинәттән корымлану, шундый хәлгә килү

Корымланып тору Әледән-әле корымланган хәлгә килү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә