КОРЫМ и. 1) Ягулыкның янып бетмәгән газ өлешеннән калган, әйберләрнең өслегендә кунык хасил итә торган кара төстәге майлы продукт. Корым карасы китәр, намус карасы китмәс. Мәкаль. Караңгы төшеп өйгә кайтканда, әби түр башында утырган да, колак артларына җеп белән эләктергән күзлеген кигән дә, чынаяк астлыгында ак май белән корымны бергә изеп маташа. Г.Исхакый. Син хатының Өммегөлсемгә әйт: морҗасының корымын ешрак чистартып торсын. Г.Әпсәләмов 2) типогр. Типографиядә куллану өчен махсус эшләнгән кара буяу ◊ Корым ягу 1) Ялган сөйләү, пычрату, хурлау; 2) Хурлык китерү, оятка калдыру. – Ни генә әйтим инде мин сиңа, Ибраһим, – ди бабасы, – бөтен нәселнең битенә корым яктың бит син моның белән. Г.Гобәй |