КОРЫЛЫШ и. 1) Төзелү, оешу, нигез салыну. Сафа Гәрәй хан әнә шулай уйлап, имән диварларны эчке-тышкы яктан карап, сокланып та, горурланып та йөрде. Чыннан да, мәһабәт корылыш иде бу. Р.Батулла. Дөрес, гигант төзелештә, илебез мактанычы булачак бөек корылышта, чиста куллы, чиста күңелле кешеләр эшләргә тиеш. Р.Вәлиев

2) Дәүләтнең, аерым структураларының төзелеше. «Җепшетү чоры» сәяси корылышка үзгәреш китерә алмады. Ә.Баян. Чөнки алар Русиядәге унитар корылыштан туйганнар һәм тарихи процесстан читтә калулары белән моннан ары килешеп яшәргә теләмәделәр. Р.Хәкимов

3) Структура, композиция (әдәби әсәр тур.). Әдәби әсәрнең мәгънә юнәлеше, идеясе, эчтәлеге, корылышы, --- башка сыйфатлар хакында шәкертләр начар сөйләми. С.Поварисов. Әсәр үзенең эчтәлеге, корылышы һәм гомумән бөтен рухы белән тормыш дәреслеген, тәрбия китабын хәтерләтә ---. Х.Миңнегулов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә