КОРЫЛЫК и. 1) Коры булу; дымланмаганлык, юешләнмәгәнлек. Снарядларның корылыгын тәэмин итү 2) Озак вакытка сузылган яңгырсызлык, явымсызлык һәм шуның аркасында һавада дымның бетүе, җирнең кибүе, үсемлекләрнең көюе, коруы. Электә корылык вакытларында өлкән яшьтәге авыл кешеләренең Алладан яңгыр сорап, каберлекләргә барып төрле догалар укып йөрү йоласы бар иде. М.Абдрахманов. Авылда кайда гына барсаң да, кемне генә күрсәң дә, һәммәсе шул корылыктан, басуда игеннәр, үләннәр көюдән, ачлык куркынычыннан зарланалар иде. М.Гали. Игеннәргә корылыктан шактый зыян килгән икән, шулай да аларга да яңгырның файдасы тиде, тәмам корып-янып бетүдән сакланып калдылар. Ф.Яхин 3) Тиредә дымлылыкның җитешмәве. --- азыкта А витамины җитмәү тиренең корылыгын арттырырга һәм чәч коелуга сәбәпче булырга мөмкин. Йорт эшләре 4) күч. сөйл. Кырыс һәм каты күңелле булу; таләпчәнлек, салкынлык, рәсмилек. Моның түбәнлеген, моның корылыгын үзем үк тоям, ләкин гаҗизмен, сүз таба алмыйм, адәм теле аның хиссиятеннән бик ярлы. Г.Ибраһимов. Гаязның бу корылыгы Зояны тагын ныграк каушатты. М.Әмир. Хәзер инде аның тавышындагы корылык һәм сагаю беткән иде. Г.Әпсәләмов |