КОРЫЛМА II и. 1) Нинди дә булса предметта барлыкка килгән электр егәрлеге 2) к. заряд (2 мәгъ.). Электр корылмалары ике төрле: уңай һәм тискәре булалар ---. Дөньяда ниләр бар. Якыннан тәэсир итешү теориясе буенча, бу үзара тәэсир болай була: һәр корылма электр кыры хасил итә, һәр корылманың электр кыры икенче корылмага тәэсир итә. Физика. Кислородның электротискәрелеге водородныкына караганда югарырак булганлыктан, уңай корылмалар водород атомы янына туплана. Гомуми биология |