КОРЫЛМА I и. 1) Төзелгән, төзелә торган бина, хуҗалык яки техник объектлар. Мавзолей тибындагы бу кирпеч корылма халыкта «Тамерлан манарасы» дип йөртелә. Ф.Яхин. БМ-13 корылмасына кагылышлы һәр мәгълүмат хәрби сер булып калырга тиеш. С.Лашманчы. Гидроэнергетика башкаларга караганда чистарак санала. Ләкин аңа бәйләнгән гидротехник корылмалар, бигрәк тә биек плотиналар (буалар) һәм сусаклагычлар, еш кына экологик тигезләнешнең башка төрле бозылуларына китерә. География // Төзелгән, ясалган берәр нәрсә. Кремль йолдызлары. Бу инде кабатланмас корылмалар. Кызыклар дөньясында. Шушы юл белән Ленинградта (хәзер Петербург) иске бакча корылмаларын, Псковта биек манара төбендә күмелеп калган яшерен керү юлын һәм башка тарихи истәлекләрне табалар. Кызыклар дөньясында

2) хәрби Дошманның алга баруын тоткарлау, юлын кисү өчен булдырылган каршылык, киртә

3) Берәр механизм яки аның состав өлеше, яисә өлешләре. Урамны иңләп бер комбайн туктаган, алгы корылмалары кара балчыклы юл йомшагына сеңгән. М.Мәһдиев. Билгесез кеше тимер юл вокзалы территориясендә шартлаткыч корылма куелуы турында хәбәр иткән. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә