КОРЫЛДА’У ф. 1) Торнаның үзенә хас тавыш белән кычкыруы, торкылдавы

2) Кайбер кошларның «ко-ко-ко» кебегрәк билгеле бер тавыш чыгаруы. Күркә корылдау

3) күч. Тупас, калын тавыш белән сөйләү

Корылдап алу Берара корылдау

Корылдап йөрү Әледән-әле, даими корылдау

Корылдап кую Кинәт бер тапкыр корылдау. Әтәч корылдап куйды

Корылдап тору Һәрдаим, әледән-әле корылдау

Корылдый башлау Корылдарга тотыну

Корылдый бирү Корылдавын дәвам итү. Күркәләр корылдый бирә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә