КОРЫЛАНУ ф. 1) Корыга, яңгырсызга китү; дым кимү. Климат корылана, үсемлекләргә бай сазлыклы урыннар кими. Биология 2) Коры булып китү, кибү. Буялган чәчләрне каты су белән юганнан соң, чәчләр корылана, терелеген югалта. Безнең гәҗит 3) күч. Таләпчәнлек күрсәтү, каты куллылану. Асылов бердән корыланды, Мәүлиха апага да кырыс, ямьсез тавыш белән эндәште. А.Гыйләҗев 4) күч. Салкын, рәсми төс алу; хисләргә ярлылану, игътибар азаю. Шул сөйләшүдән соң, аның миңа булган мөнәсәбәте сизелерлек салкынайды, сөйләшүе тагын да корыланды. М.Вәли-Барҗылы Корылана бару Торган саен корылану. Миңлегаязның талканы корылана гына барды. Р.Мөхәммәдиев. «Сухой закон» көннән-көн корылана бара. К.Кәримов. Диңгездән ераклашкан саен, климат корылана бара. Материклар hәм океаннар географиясе Корылана башлау Корылану ягына үзгәреш сизелү Корылана төшү Бераз корылану. Пермь чорында климат корылана төшкән. Биология Корыланып бетү Тәмам корылану, корыланган хәлгә килү Корыланып калу Нинди дә булса вакыйгадан соң корыланган хәлгә килү Корыланып китү Бераз корылану. Эсселектән һава корыланып китте Корыланып тору Һаман, даими корылану |